Татарстан поезды (беренче вариант)

Поезд «Татарстан» (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Саубуллашып кул болгадым, Янды йөрәк ярасы. Сагышларны оныттырды Казан - Мәскәү арасы. Дөнья буйлап, сине уйлап Инде күпме юл уздым. Бәхетемә илтә кебек «Татарстан» поезды. Төн шикелле моңсу иде Күзләреңнең карасы. Табыштырды, кавыштырды Мәскәү - Казан арасы. Дөнья буйлап, сине уйлап Инде күпме юл уздым. Бәхетемә илтә кебек «Татарстан» поезды. Поезд кебек үтә гомер... Күпме калды барасы? Җыр шикелле кыска икән Мәскәү - Казан арасы. Дөнья буйлап, сине уйлап Инде күпме юл уздым. Бәхетемә илтә кебек «Татарстан» поезды.

Русский перевод

Помахал на прощанье рукой - Рана сердца жгла, И печали забыть помогла Казань - Москва дорога. По миру, о тебе лишь мечтая, Сколь пути прошёл я, не счесть. Будто к счастью ведёт меня Поезд «Татарстан». Как ночная тоска была Чернота твоих глаз. Нас свела и соединила Москва - Казань дорога. По миру, о тебе лишь мечтая, Сколь пути прошёл я, не счесть. Будто к счастью ведёт меня Поезд «Татарстан». Жизнь, как поезд, промчится... Сколько ехать ещё? Как песня, так коротка Москва - Казань дорога. По миру, о тебе лишь мечтая, Сколь пути прошёл я, не счесть. Будто к счастью ведёт меня Поезд «Татарстан».