Кояш кемгә елмая?

Кому улыбается солнце?

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Елмаеп тик бер карадым - Иделдә акты бозлар. Күз карашым җылысында Кызынды сылу кызлар. Елмаюым ошамаган Мин сөеп йөргән кызга. Ут янып торган йөрәге Әйләнде салкын бозга. Кояш елмая көн дә, Кояш елмая кемгә? Кояш төсле булам, диеп, Елмайдым әле мин дә. Елмайдым мин дошманыма, Яратмыйм үзен, юкса. Бер мизгелдә кан дошманым Әйләнде-калды дуска. Елмаюым ошамаган Минем иң якын дуска - Ул дошманыма әйләнде... Елмайдым гына, юкса. Кояш елмая көн дә, Кояш елмая кемгә? Кояш төсле булам, диеп, Елмайдым әле мин дә. Еллар буе йөрдем шулай Елмаеп-көлеп кенә. Инде хәзер бөтен кеше Минем үземнән көлә. Кояш белән Ай кавышты, Тәрәзәләр ут алды. Гел елмаеп йөри торгач, Бөтен дөньям буталды. Кояш елмая көн дә, Кояш елмая кемгә? Кояш төсле булам, диеп, Елмайдым әле мин дә.

Русский перевод

Лишь улыбнулся - раз взглянул: По Волге льды пошли в разлив. От теплоты моих зрачков Румянцем вспыхнули девицы. Не по душе мой смех пришелся Той, что любил я без границ. Горевшее огнем ее сердце Обратилось в холодный лед. Солнце улыбается каждый день, Солнце улыбается кому? «Буду, как солнце», - думал я, И улыбнулся тоже, ну. Я улыбнулся своему врагу, Не любил его, не скрою. И в один миг кровный враг Остался другом мне живою. Не по душе мой смех пришелся Самому близкому дружку - Он стал моим врагом... А я лишь улыбнулся, ну. Солнце улыбается каждый день, Солнце улыбается кому? «Буду, как солнце», - думал я, И улыбнулся тоже, ну. Годами жил я так, всегда С улыбкой, с легким смехом только. Теперь уже весь белый свет Смеется надо мной без толку. Сошлись Солнце и Луна, Окна вспыхнули огнем. Все время улыбаясь, я Перепутал весь свой дом. Солнце улыбается каждый день, Солнце улыбается кому? «Буду, как солнце», - думал я, И улыбнулся тоже, ну.