Иделем акчарлагы

Белая чайка моей Идели

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Акчарлак канат кага, Идел тын гына ага. Акчарлактай ак шәһәрем Карый елгага. Үткән еллар, гасырлар, Шаулаган усал чорлар. Акчарлаклар елавыдай Ул җырлар. Җырлыйм борынгы җырлар - Җырымның юк азагы. Шул җырларда - гасырларнын Газабы. Кышны куып илемнән, Кош китерә язларны. Син - Иделем акчарлагы, И Казаным! Акчарлак канат кага, Иделем ярсып ага. Акчарлактай ак шәһәрем Керә җырларга. Аклыгын ул, сафлыгын Алды яуларда даулап. Иделемдә уйнап оча Акчарлак. Җырлыйм яңа җырларны - Җаным тора атлыгып... Бу җырларда - заманымның Шатлыгы. Кышны куып илемнән, Кош китерә язларны Син - Иделем акчарлагы, И Казаным!

Русский перевод

Крылом взмахнёт белая чайка, Идель течёт тихо, безмятежно. Белый, как чайка, мой город Глядит на реку. Минувшие годы, века, Шумные, лютые времена. Те песни - как плач чаек, Как их рыданье. Пою я древние песни - У песни моей нет конца. В тех песнях - страданье Веков. Зиму изгнав из моей земли, Птица приносит весну. Ты - белая чайка моей Идели, О Казань моя! Крылом взмахнёт белая чайка, Моя Идель бурлит, разливаясь. Белый, как чайка, мой город Входит в песни. Белизну свою, чистоту Он в сраженьях отвоевал. Над Иделью, играя, летает Белая чайка. Пою я новые песни - Душа моя рвётся вперёд... В этих песнях - радость Моей поры. Зиму изгнав из моей земли, Птица приносит весну. Ты - белая чайка моей Идели, О Казань моя!