Елмайсын сабыйлар

Пусть улыбаются дети

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Агара, чалара әнием чәчләре... Агармый тик кайгы карасы. Мәйданда, мәйданда мәңгелек ут яна, Ул - минем йөрәгем ярасы. Сабыйлар, сабыйлар елмайган чагында, Кайгының юллары ябыла. Кешеләр, кешеләр кайгысын таратып, Елмайсын сабыйлар тагын да! Мин беләм, мин беләм: бары тик бер адым Кайгылар, бәхетләр арасы. Менә шул, менә шул мәңгелек арада Сулкылдый йөрәгем ярасы. Сабыйлар, сабыйлар елмайган чагында, Кайгының юллары ябыла. Кешеләр, кешеләр кайгысын таратып, Елмайсын сабыйлар тагын да! Бәхетләр, бәхетләр ягына юл тотып, Безгә бит әле күп барасы. Сабыйлар, сабыйлар елмайса дөньяда, Төзәлер йөрәгем ярасы. Сабыйлар, сабыйлар елмайган чагында, Кайгының юллары ябыла. Кешеләр, кешеләр кайгысын таратып, Елмайсын сабыйлар тагын да!

Русский перевод

Седина тронула мамины волосы... Не седеет лишь чернота печали. На площади, на площади вечный огонь горит, Это - рана моего сердца. Дети, дети, когда вы улыбаетесь, Дороги печали закрываются. Люди, люди, развейте свою печаль - Пусть дети улыбаются еще сильней! Я знаю, я знаю: всего один шаг Между бедой и счастьем. И в этом, в этом вечном промежутке Бьется рана моего сердца. Дети, дети, когда вы улыбаетесь, Дороги печали закрываются. Люди, люди, развейте свою печаль - Пусть дети улыбаются еще сильней! К счастью, к счастью держим мы путь - Нам еще далеко идти. Если дети улыбнутся миру, Заживет рана моего сердца. Дети, дети, когда вы улыбаетесь, Дороги печали закрываются. Люди, люди, развейте свою печаль - Пусть дети улыбаются еще сильней!