Кышкы учак

Зимний костёр

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тагын бер ел иңләп узды Язмышым урамнарын. Кайгыларны адаштыра Яңа ел бураннары. Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява. Кар өстендә учак булып Яшьлек елларым яна. Тагын бер ел шаулап узды, Туздырып ап-ак карны. Ак кар булып уйнап оча Яңа ел шатлыклары. Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява. Кар өстендә учак булып Яшьлек елларым яна. Тагын бер ел иңрәп узды, Тик хәтер булып калды. Аклык булып җанга иңә Яңа ел болытлары. Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява. Кар өстендә учак булып Яшьлек елларым яна.

Русский перевод

Ещё один год пролетел, Струясь по улицам судьбы моей. Печали разбрасывает Новые годовые метели. Падают снега, новые снега, Падает снег нового года. На снегу костром горят Мои юные годы. Ещё один год промчался, Устилая белоснежный снег. Белым снегом, играя, летят Радости нового года. Падают снега, новые снега, Падает снег нового года. На снегу костром горят Мои юные годы. Ещё один год прошёл, Оставшись лишь в памяти. Светом в душу проникают Облака нового года. Падают снега, новые снега, Падает снег нового года. На снегу костром горят Мои юные годы.