Әйдә барыйк, кызлар карыйк

Пойдём, девочки, поглядим

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин бер генә тапкыр яраттым Синнән башка беркем кирәк түгел, Син бит минем якты йолдызым. Сине эзләп ничә утка кердем, Сине эзләп күпме юл уздым. Кояш булып чыктың юлларыма, Төннәремне куып тараттың. Мин бер генә тапкыр тудым җиргә, Мин бер генә тапкыр яраттым. Йөрәгемне сузып кулларымда, Бу дөньяны мең кат буйладым. Чибәрләргә күзем төшкәндә дә, Синдә иде минем уйларым. Кояш булып чыктың юлларыма, Төннәремне куып тараттың. Мин бер генә тапкыр тудым җиргә, Мин бер генә тапкыр яраттым.

Русский перевод

Я полюбил лишь однажды, Кроме тебя никто мне не нужен, Ты ведь моя светлая звезда. Искал тебя - в сколько огней я вошёл, Искал тебя - сколько дорог я прошёл. Солнцем ты взошла на моём пути, Разогнала мои ночи. Я лишь однажды родился на эту землю, Я лишь однажды полюбил. Сердце держа на ладонях, Этот мир я тысячу раз обходил. Даже когда взгляд останавливался на красавицах, Мысли мои были о тебе. Солнцем ты взошла на моём пути, Разогнала мои ночи. Я лишь однажды родился на эту землю, Я лишь однажды полюбил.