Зәңгәр көймә

Синяя лодка

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Зәңгәр көймә алга бара, Дулкыннар яра. Актарыла ак дулкыннар... Болытлар кара. Зәңгәр көймә алга бара, Туктамый ярга. Идел өстендә - дулкыннар, Күңелдә - яра. Зәңгәр көймә алга бара, Дулкыннар яра. Инде менә ничәнче ел Төзәлми яра. Зәңгәр көймә алга бара, Туктамый ярга. Идел өстен, томан түгел, Сагышлар сара. Зәңгәр көймә алга бара, Дулкыннар яра. Инде хәзер синең белән Бик ерак ара. Зәңгәр көймә алга бара, Туктамый ярга... Минем сагыш күчте инде Акчарлакларга.

Русский перевод

Синяя лодка плывёт вперёд, Волны - как рана. Переливаются белые волны... А тучи - чёрные. Синяя лодка плывёт вперёд, Не причаливая к берегу. На Волге - волны, А в сердце - рана. Синяя лодка плывёт вперёд, Волны - как рана. Вот уже столько лет Не заживает рана. Синяя лодка плывёт вперёд, Не причаливая к берегу. Над Волгой - не туман, А дымка грусти. Синяя лодка плывёт вперёд, Волны - как рана. Теперь уже с тобой Так далеко друг от друга. Синяя лодка плывёт вперёд, Не причаливая к берегу... Моя тоска перешла уже К чайкам.