Балачак ялкыны

Пламя детства

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Һәрвакыт уяумы, әзерме? Чакыра балачак быргысы. Безгә бит бу чорны төзисе, Заманның җырларын җырлыйсы. Без уяу, без әзер, Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы. Җәлилләр, Алишлар ялкыны Мәңгелек ут булып балкыды. Әйләнеп карасаң үткәнгә, Күренә янгыннар яктысы. Безгә бит илләрне, җирләрне Яманлык күзеннән саклыйсы. Без уяу, без әзер, Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы. Җәлилләр, Алишлар ялкыны Мәңгелек ут булып балкыды. Бәхеткә юл ярып барганда, Юлдаш бул һәрвакыт халкыңа! Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә, Сүнмәсен балачак ялкыны! Без уяу, без әзер, Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы. Җәлилләр, Алишлар ялкыны Мәңгелек ут булып балкыды.

Русский перевод

Всегда на страже, готовы ли мы? Зовет детский барабан времени. Ведь для нас строить эту эпоху, Песни времени воспевать. Мы на страже, мы готовы, Сердца всегда в огне. Пламя Джалилей, Алишей Вечным огнем сияло. Оглянувшись в прошлое, Видны пожаров отсветы. Ведь для нас страны и земли От зла беречь должны. Мы на страже, мы готовы, Сердца всегда в огне. Пламя Джалилей, Алишей Вечным огнем сияло. Пролагая дорогу к счастью, Всегда будь другом своему народу! Пусть сердца остаются вечно молодыми, Пусть не погаснет пламя детства! Мы на страже, мы готовы, Сердца всегда в огне. Пламя Джалилей, Алишей Вечным огнем сияло.