Оригинальный текст
Каенкаем, зифа буең,
Җилләрдән сыгыласың.
Иркәләнеп имәннәргә
Киләдер сыенасың.
Имәннәр каен түгел шул,
Каеннар имән булмас.
Имәннәр баш имәс димә,
Язмыш ни генә кылмас.
Бер карыйм каеннарыма,
Бер карыйм имәннәргә.
Ышанмагыз язмышлардан
Узмыш юк дигәннәргә.
Бер каенга - бер каендыр,
Имәнгә имән тигән.
Язмыштан узмыш түгелме
Бер каенга - бер имән.
Пар итә каеннарын да
Баш игән имәннәре.
Язмышларга карамый шул
Бер-берсен сөйгәннәре.
Бер карыйм каеннарыма,
Бер карыйм имәннәргә.
Ышанмагыз язмышлардан
Узмыш юк дигәннәргә.
Бер карыйм каеннарыма,
Бер карыйм имәннәргә.
Ышанмагыз язмышлардан
Узмыш юк дигәннәргә.
Ышанмагыз язмышлардан
Узмыш юк дигәннәргә...
Русский перевод
Берёзонька, стройный стан твой
Гнётся под порывом ветра.
Ласково к дубам стремишься
Прижаться, спрятаться где-то.
Дуб - не берёза, знаешь,
Берёза дубом не станет.
Не говори, что дуб не склонится -
Чего только судьба не странит.
То гляну на свои берёзы,
То на дубравы густые.
Не верьте тем, кто твердит упрямо:
Судьбу не обойти, мол, иные.
Одной берёзе - другая берёза,
Дубу - дуб в положенном месте.
Не уж ли не перелом судьбы
Одной берёзе - дуб в невесты?
Судьба и берёзы спарует,
И дуб, что голову клонит,
А те, кто любят друг друга,
На судьбы оглядки не помнят.
То гляну на свои берёзы,
То на дубравы густые.
Не верьте тем, кто твердит упрямо:
Судьбу не обойти, мол, иные.
То гляну на свои берёзы,
То на дубравы густые.
Не верьте тем, кто твердит упрямо:
Судьбу не обойти, мол, иные.
Не верьте тем, кто твердит упрямо:
Судьбу не обойти, мол, иные.