Калыр идем

Я бы остался

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
30.06.2026

Оригинальный текст

Кошлар китә, көзләр җиткәч, Читтә кышлау - алар булмышы. Кешеләр дә китә җирдән, Соңгы тапкыр алгач сулышын. Мөмкин булса калыр идем, Уйнар өчен ап-ак карларда. Кышларның бит нуры якты, Дөнья ямьле шушы нурларда. Кошлар китә, көзләр җиткәч, Ишетелә канат кагышы. Тормыш юлын байкый кеше, Гомеренең җиткәс баешы. Мөмкин булса калыр идем, Уйнар өчен ап-ак карларда. Кышларның бит нуры якты, Дөнья ямьле шушы нурларда.

Русский перевод

Птицы улетают, как осень приходит, Им суждено зимовать в стороне. Люди тоже покидают землю, Сделав последний вдох. Если б мог - остался бы, Чтоб играть в белоснежных снегах. Ведь яркий свет зимы, Мир прекрасен в этих лучах. Птицы улетают, как осень приходит, Слышен взмах крыльев. Человек оглядывает путь свой, На исходе жизни своей.