Мин синең йолдызың

Я твоя звезда

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кайларда йөрисең, кемнәрне күзлисең, Мин барлыкны белмисең микән. Бер генә күрсәң дә, ни генә дисәң дә, Син минеке булырсың, иркәм... Уйнап кына ярат, күзләремә карап, Әйт әле бер "яратам" диеп... Язның нурларыннан, җәйнең гөлләредәй Назлар көтәм яратып-сөеп. Читләрдән эзләмә, ятларны күзләмә, Мин бит ул эзләгән тиң ярың. Әллә каян көткән, Ходай насыйп иткән, Янәшәңдә йөри бит парың... Уйнап кына ярат, күзләремә карап, Әйт әле бер "яратам" диеп... Язның нурларыннан, җәйнең гөлләредәй Назлар көтәм яратып-сөеп. Бир әле кулыңны, яшермә сереңне, Онытылсын хыяллар йолдызың... Җиденче кат күктән, өмет белән көткән Мин бит ул йолдызың, жир кызың... Уйнап кына ярат, күзләремә карап, Әйт әле бер "яратам" диеп... Язның нурларыннан, җәйнең гөлләредәй Назлар көтәм яратып-сөеп. Язның нурларыннан, җәйнең гөлләредәй Назлар көтәм яратып-сөеп...

Русский перевод

Где ты ходишь, чьи глаза ты ищешь, Неужели не знаешь обо мне. Хоть раз увидишь, что бы ни скажешь, Ты станешь моей, родная... Люби играя, глядя мне в глаза, Скажи хотя бы раз: «люблю»... Из лучей весны, как летние цветы, Я жду ласки, любя и желая. Не ищи чужих, не гляди на посторонних, Я ведь та, что тебе ровня. Долго жданная, Богом даренная, Рядом с тобой идет твоя пара... Люби играя, глядя мне в глаза, Скажи хотя бы раз: «люблю»... Из лучей весны, как летние цветы, Я жду ласки, любя и желая. Дай же руку, не скрывай тайну, Пусть забудется звезда мечты... С седьмого неба, с надеждой ожидавшая, Я ведь твоя звезда, земная дочь... Люби играя, глядя мне в глаза, Скажи хотя бы раз: «люблю»... Из лучей весны, как летние цветы, Я жду ласки, любя и желая. Из лучей весны, как летние цветы, Я жду ласки, любя и желая...