Кыр казы (икенче вариант)

Полевой гусь (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
05.07.2026

Оригинальный текст

"Кыйгак-кыйгак" - җанкаемны өзә Ялгыз кыр казының тавышы. Моң тарата зәңгәр күл өстендә, Сөйгән ярсыз калу сагышлы, Сөйгән ярсыз калу сагышлы. Сагыш җилләрендә тибрәләләр Яр буенда соңгы камышлар. Сөйгән ярларны да аерттыра, Шулай инде кайчак язмышлар. Япа-ялгыз йөзә су өстендә, Канатлары төшкән каерылып. Болыт булып баса күңелләрне Сөйгән ярдан калу аерылып, Сөйгән ярдан калу аерылып. Сагыш җилләрендә тибрәләләр Яр буенда соңгы камышлар. Сөйгән ярларны да аерттыра, Шулай инде кайчак язмышлар. Терекликләр белән кире кайта Сөйгән җирләренә кыр казы. Салкын кышы булса мәхәббәтнең, Килер әле аның бер язы, Килер әле аның бер язы. Сагыш җилләрендә тибрәләләр Яр буенда соңгы камышлар. Сөйгән ярларны да аерттыра, Шулай инде кайчак язмышлар. Сагыш җилләрендә тибрәләләр Яр буенда соңгы камышлар. Сөйгән ярларны да аерттыра, Шулай инде кайчак язышлар. Сөйгән ярларны да аерттыра, Шулай инде кайчак язмышлар...

Русский перевод

"Кря-кря" - разрывает душу мою Голос одинокого полевого гуся. Разносит тоску над синим озером, Тоскливо оставаться без любимой, Тоскливо оставаться без любимой. Дрожат на ветрах тоски Последние камыши у берега. Разлучает и любимых тоже, Таковы порой судьбы. Совсем одиноко плывёт по воде, Сложив опустившиеся крылья. Тучей ложится на сердца Расставание с любимой, Расставание с любимой. Дрожат на ветрах тоски Последние камыши у берега. Разлучает и любимых тоже, Таковы порой судьбы. Возвращается с жизнью обратно На любимые земли полевой гусь. Как бы ни была холодна зима любви, Придёт же её весна, Придёт же её весна. Дрожат на ветрах тоски Последние камыши у берега. Разлучает и любимых тоже, Таковы порой судьбы. Дрожат на ветрах тоски Последние камыши у берега. Разлучает и любимых тоже, Таковы порой судьбы. Разлучает и любимых тоже, Таковы порой судьбы...