Көзге моң (беренче вариант)

Осенняя тоска (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сизелми дә калды җәй узганы, Күңелләрдә хәзер көз җыры. Түтәлләрдә гөлләр моңаешкан, Җиргә ява яфрак яңгыры. Баш очымда казлар каңгылдаша, Тавышлары үтә йөрәк аша. Әллә алар кайтыр өчен китә, Әллә мәңгелеккә саубуллаша. Әллә алар кайтыр өчен китә, Әллә мәңгелеккә саубуллаша. Урман буйларында балан пешә, Йолдыз итеп өзеп алырлык. Көзләр дә бит килә үзләренчә, Көзләрдә дә бар бит матурлык. Баш очымда казлар каңгылдаша, Тавышлары үтә йөрәк аша. Әллә алар кайтыр өчен китә, Әллә мәңгелеккә саубуллаша. Әллә алар кайтыр өчен китә, Әллә мәңгелеккә саубуллаша. Кыш юллары озын, еллар кыска. Яфраклары бик тиз коела. Тормышының шул мәленә кеше Әзерләнә гомере буена. Баш очымда казлар каңгылдаша, Тавышлары үтә йөрәк аша. Әллә алар кайтыр өчен китә, Әллә мәңгелеккә саубуллаша. Әллә алар кайтыр өчен китә, Әллә мәңгелеккә саубуллаша.

Русский перевод

Незаметно пролетело лето, В сердцах теперь осенняя песня. На клумбах цветы приуныли, На землю льется дождь листвы. Над головой гуси курлычут, Их голоса сквозь сердце проходят. То ли они летят, чтоб вернуться, То ли навек прощаются. То ли они летят, чтоб вернуться, То ли навек прощаются. Вдоль лесных троп калина зреет, Словно звезда, сорви - и в ладонь. Осени тоже приходят по-своему, В осени тоже есть красота. Над головой гуси курлычут, Их голоса сквозь сердце проходят. То ли они летят, чтоб вернуться, То ли навек прощаются. То ли они летят, чтоб вернуться, То ли навек прощаются. Долги пути зимы, а годы коротки. Листва осыпается слишком быстро. К той поре своей жизни человек Готовится всю свою жизнь. Над головой гуси курлычут, Их голоса сквозь сердце проходят. То ли они летят, чтоб вернуться, То ли навек прощаются. То ли они летят, чтоб вернуться, То ли навек прощаются.