Оригинальный текст
Эзләреңә синең басып узам,
Нинди сукмаклардан үтсәм дә;
Битләремдә сулышыңны тоям
Йомшак кына җилләр искәндә.
Җылы хисләр өстәп торсаң гына
Сөю гөле шиңми йөрәктә.
Күңелем түтәлендә саф чәчәкләр
Үстердем мин сиңа бүләккә.
Эзләреңә синең басып узам,
Нинди сукмаклардан үтсәм дә;
Бар юаныч сагышларда икән
Ярың еракларга киткәндә.
Ярың еракларга киткәндә.
Русский перевод
По твоим следам ступаю я,
Как бы ни вела меня тропа;
На щеках дыханье твое слышу,
Когда мягко веет ветерок.
Лишь пока теплом ты согреваешь,
Не увянет в сердце цвет любви.
На клумбе моей души я вырастил
Чистые цветы тебе в дар.
По твоим следам ступаю я,
Как бы ни вела меня тропа;
Вся отрада - в грусти лишь бывает,
Когда милый уезжает вдаль.
Когда милый уезжает вдаль.