Чакырмасын мине ай кызы

Пусть не зовет меня лунная дочь

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Серләремне йолдызларга сөйләп Хыялымны җилгә тараттым. Мин айдагы Зөһрә кызны түгел, Җирдәгесен - сине яраттым. Чакырмасын мине йолдызлар да, Ай кызы да үзенең янына. Мәхәббәтне күктән эзләмиләр, Җан сөйгән яр җирдә табыла. Карашыңның тик бер тамчысы да Күңелемне җитә нурларга. Син җырласаң моңлы тавышыңны Сандугачлар килә тыңларга. Чакырмасын мине йолдызлар да, Ай кызы да үзенең янына. Мәхәббәтне күктән эзләмиләр, Җан сөйгән яр җирдә табыла. Язмышларга зарланырлык түгел, Биргән алар безгә тиешен. Тормыш юлларыннан атлау җиңел Бергә кушсаң йөрәк тибешен. Чакырмасын мине йолдызлар да, Ай кызы да үзенең янына. Мәхәббәтне күктән эзләмиләр, Җан сөйгән яр җирдә табыла.

Русский перевод

Тайны звездам я поведал ночью, Ветер унес мои мечты. Не лунную Зухру я полюбил, А земную - тебя, одну. Пусть не манят меня и звезды, И лунная дочь к себе. Любовь не ищут под небесами - Родная душа на земле. Капли взгляда твоего достаточно, Чтоб душа моя светом цвела. Если споешь ты своим напевом - Соловьи прилетят слушать тебя. Пусть не манят меня и звезды, И лунная дочь к себе. Любовь не ищут под небесами - Родная душа на земле. Нечего жаловаться на судьбы - Дали нам, что должно быть дано. Легче идти по дорогам жизни, Если сердцем бьемся в одно. Пусть не манят меня и звезды, И лунная дочь к себе. Любовь не ищут под небесами - Родная душа на земле.