Кырлай каеннары

Кырлайские берёзы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ераклардан сагынып килдем монда, Тукай җаны дәште үзенә. Гомер буе җыйган сагышларны Сөйләү мөмкинмени тиз генә? Кырлай каеннары, Кырлай каеннары, Аңлыйсыздыр мине сез генә. Әллә инде үсеп чыктыгызмы Нәни Апуш баскан эзләрдән? Һәркем монда үзенә моң ала Сез җырлаган «Әллүки»ләрдән. Кырлай каеннары, Кырлай каеннары, Чын, безнеңчә милли көйләрдән. Хәзер инде һәр яз килгән саен Күңелемдә яфрак ярырсыз. Бөтен гомрем буе юлларымда Шаулый-шаулый озатып барырсыз. Кырлай каеннары, Кырлай каеннары, Сез бу җирдә мәңге калырсыз, Күңелләрдә яфрак ярырсыз, Сез бу җирдә мәңге калырсыз.

Русский перевод

Скучая, приехал я сюда издалека, Душа Тукая позвала к себе. Тоску, собранную всю жизнь, Рассказать мне можно ли вмиг? Кырлайские берёзы, Кырлайские берёзы, Вас только одна вы и поймёте. Уж не выросли ли вы, Из следов, где малыш Апуш ступал? Каждый находит здесь свою песню Из ваших «Аллюки», что вы пели. Кырлайские берёзы, Кырлайские берёзы, Правда, из национальных наших мелодий. Теперь уж каждую весну, Листвой шуршите вы в душе моей. Всю мою жизнь по дорогам моим Провожаете, шелестя. Кырлайские берёзы, Кырлайские берёзы, Вам навсегда на этой земле остаться, Листвой шуршать в сердцах, Вам навсегда на этой земле остаться.