Туган ягымда калам

На родной земле останусь

Участники

Фасил Ахматов / Рашид Минлегалиев

Композитор

Фасил Ахматов

Автор текста

Рашид Минлегалиев

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Монда бар җир чәчәк кенә, Урманы, болыннары. Һәрбер талы таныш миңа, Газиз Норма буйлары. Еракларга моң сибелә Тургайларның җырыннан. Алар да бит читкә китми Туып үскән кырыннан. Акыл җыйган картлар сыман Каршылый наратлары. Кешни монда балачакның Кыңгыраулы атлары. Еракларга моң сибелә Тургайларның җырыннан. Алар да бит читкә китми Туып үскән кырыннан. Азмы якташ туган җирдән Читләрдә башын салган? Алар өчен дә яшим мин, Туган ягымда калам. Еракларга моң сибелә Тургайларның җырыннан. Алар да бит читкә китми Туып үскән кырыннан.

Русский перевод

Все земли здесь цветут лишь, И леса, и луга. Каждый куст мне знаком, Берега Газиз Нормы. Вдаль разносится эхо От певучих соловьев. Ведь и они не уйдут От родимого края. Старцы мудрые, как иск Встречают ветер. Здесь же детские слышны Звонкие голоса. Вдаль разносится эхо От певучих соловьев. Ведь и они не уйдут От родимого края. Неужели со своей Родной земли уйдешь? Для них же я живу, На родной земле останусь. Вдаль разносится эхо От певучих соловьев. Ведь и они не уйдут От родимого края.

Предложить исправление