Син илдә бер генә

Ты на свете одна

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әллә ни әйтсеннәр, Яратам мин сине; Ут булып үземә Каратам мин сине. Син илдә бер генә, Син җирдә бер генә, - Син шуны белмисең Үзең дә әлегә. Ирек бир йөрәккә, Дуласын - тынмасын. Җавап бир, йөрәккә - Җырласын, еласын. Син илдә бер генә, Син җирдә бер генә, - Син шуны белмисең Үзең дә әлегә. Таш юлдан, боз юлдан Барырмын, барырмын. Бердәнбер юлдашың Булып мин калырмын. Син илдә бер генә, Син җирдә бер генә, - Син шуны белмисең Үзең дә әлегә. Җавап бир син миңа, Ирек бир йөрәккә. Сөюнең юлларын Урама киләпкә. Син илдә бер генә, Син җирдә бер генә, - Син шуны белмисең Үзең дә әлегә.

Русский перевод

Пусть говорят что угодно, Я тебя люблю; Огнём к себе влеку, Я тебя зову. Ты на свете одна, Ты на земле одна, - Ты этого не знаешь Пока что, к сожалению. Дай свободу сердцу, Пусть бьётся - не смолкает. Ответь сердцу - Пусть поёт, пусть плачет. Ты на свете одна, Ты на земле одна, - Ты этого не знаешь Пока что, к сожалению. Через каменную дорогу, через ледяную Пойду я, пойду я. Единственным спутником Останусь для тебя я. Ты на свете одна, Ты на земле одна, - Ты этого не знаешь Пока что, к сожалению. Ответь ты мне, Дай свободу сердцу. Дороги любви Не застилай тьмой. Ты на свете одна, Ты на земле одна, - Ты этого не знаешь Пока что, к сожалению.