Егет җыры

Парня песня

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яндырдым, җыеп яндырдым Синең тәүге хатларыңны, - Яшен гомередәй кыска, Якты, бөек чакларымны. Аяусыз булып яндырдым Сөюләрне, хисне, дәртне. Берәм-берәм хәтирәләр Дөрләп янды таңга хәтле. Әй, мәхәббәтем, назлы мәхәббәтем, Сине гомергә онытмам. Ничә тапкыр узды җилләр давылланып, Ярсу йөрәгемдә әрни ачы яра, - Тик син торасың күңелемдә Шәм сыман янып. Яндырдым, утларга салып, Кочак-кочак сагышларны... Телеп алды утлы яшен Авыр кара болытларны. Шулчак якты офыклардан Учагыма нурлар тамды. ...Кайнар көлнең уртасында Ап-ак сының басып калды. Әй, мәхәббәтем, назлы мәхәббәтем, Сине гомергә онытмам. Ничә тапкыр узды җилләр давылланып, Ярсу йөрәгемдә әрни ачы яра, - Тик син торасың кңелемдә Шәм сыман янып.

Русский перевод

Сжигал, собирал и сжигал Твои первые письма - Короткие, как молния в жизни, Светлые, великие времена. Безжалостно сжигал Любовь, чувства, страсть. Одна за другой воспоминания Горели до самого рассвета. О, моя любовь, нежная моя любовь, Тебя на всю жизнь не забуду. Сколько раз проносятся бури, В моём горячем сердце ноет острая рана - Но ты стоишь в моей душе, Горя, как свеча. Сжигал, бросая в огонь Объятия тоски... Огненная молния унесла Тяжёлые тёмные тучи. Тогда с яркого горизонта На мой очаг упали лучи. ...Посреди кипящего озера Твой белоснежный силуэт остался. О, моя любовь, нежная моя любовь, Тебя на всю жизнь не забуду. Сколько раз проносятся бури, В моём горячем сердце ноет острая рана - Но ты стоишь в моей душе, Горя, как свеча.