Сүнмәс тойгылар

Негасимые чувства

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тормышның серләрен ачканда, Язмышның бормалы юлында. Ашкынып, яшәргә ашыктым - Уйладым мәхәббәт турында. Илаһи тойгылар эзләдем Тынгысыз хыяллар нурында. Яраттым, ялгыштым, туймадым - Уйладым мәхәббәт турында. Сыгылып чамасыз йөгемнән, Егылып ятканда урында, Сызландым, ләкин сер бирмәдем - Уйладым мәхәббәт турында. Сыгылып, егылып калмадым, Язмышым үземнең кулымда. Бәхетем - үзгәрмим һаман да, Уйларым мәхәббәт турында.

Русский перевод

Когда раскрывал я тайны жизни, На вьющемся пути судьбы. Спешил, торопился к дыханью жизни - Думал я о любви. Святые чувства я искал В сиянье беспокойных грез. Любил, ошибся, не устал - Думал я о любви. Согнувшись под непосильной ношей, Лежа, упав на месте, Я стонал, но тайны не выдал - Думал я о любви. Не сломлен, не упал - не сдался, Судьба моя в моей руке. Мое счастье - я все тот же, Мысли мои - о любви.