Көтмәгәндә кил син

Приходи нежданно

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Көтмәгәндә кил син яннарыма, Уйлый күрмә,бу, дип, аңламый. Кил син миңа йолдыз атылгандай, Күңелемә кер син соңламый. Икәү генә белгән серләр белән Без сүтәрбез тормыш йомгагын. Алыштырмам сине беркемгә дә, Гомерем буе назлап туймамын. Ризамын мин, риза барысына, Син югыңда йөрәк сызлансын. Түзәрмен мин әрнү-газапларга, Сөю гөлем генә сулмасын Икәү генә белгән серләр белән Без сүтәрбез тормыш йомгагын. Алыштырмам сине беркемгә дә, Гомерем буе назлап туймамын. Көтмәгәндә кил син,көтмәгәндә, Мин барыбер каршы алырмын. Каршы алырмын да, гомерлеккә Тик синеке булып калырмын. Икәү генә белгән серләр белән Без сүтәрбез тормыш йомгагын. Алыштырмам сине беркемгә дә, Гомерем буе назлап туймамын.

Русский перевод

Приходи нежданно ты ко мне, Не гадай: пойму ли, не пойму. Приходи, как падает звезда, В сердце мне войди, не медля, в тишину. Тайной, что известна лишь двоим, Мы распутаем клубок судьбы. Не отдам тебя никому, Я ласкать тебя не устану до зари. Я согласна, да, на всё согласна, Пусть в разлуке сердце защемит. Я стерплю и боль, и все напасти, Лишь бы не увял мой цвет любви. Тайной, что известна лишь двоим, Мы распутаем клубок судьбы. Не отдам тебя никому, Я ласкать тебя не устану до зари. Приходи нежданно, приходи, Я тебя всё так же встречу вновь. Встречу и навеки, без сомнений, Только твоей останусь, твоя любовь. Тайной, что известна лишь двоим, Мы распутаем клубок судьбы. Не отдам тебя никому, Я ласкать тебя не устану до зари.