Көтәм сине (өченче вариант)

Жду тебя (третий вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй, Офыккача сузылсачы хәбәр. Иңнәремнән таулар төшәр сыман, Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәм җәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә. Араларда кояш бата мәллә, Сузылып ята соңгы күләгәләр. Синнән алып миңа хәтле ара - Мәхәббәт хыянәткә кадәр. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәм җәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә. Көтәм сине кышын ап-ак карлар, Көзләр җиткәч сары яфрак булып. Синнән миңа соңгы хәбәрме ул: Узып бара кәрван-кәрван болыт. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәм җәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә.

Русский перевод

Жду тебя - как заревый отзвук, Пусть до края неба дотянется весть. С плеч моих, как горы, падут обвалы, Если скажешь: «Вернусь» - и мне дастся честь. Ты рождаешь во мне каждый новый день, Для тебя я стелю ковры ветрам. Твое имя дарю я тропинкам, Твое имя дарю я цветам. Между нами то ли солнце гаснет, Тянутся последние тени. От тебя до меня - это расстояние, От любви и до самой измены. Ты рождаешь во мне каждый новый день, Для тебя я стелю ковры ветрам. Твое имя дарю я тропинкам, Твое имя дарю я цветам. Жду тебя зимой - белейшим снегом, Осенью - желтеющим листком. Это ль от тебя последняя весточка: Проплывают караваны облаков. Ты рождаешь во мне каждый новый день, Для тебя я стелю ковры ветрам. Твое имя дарю я тропинкам, Твое имя дарю я цветам.