Оригинальный текст
Пар аккошлар йөзә моңсу гына,
Таң шәүләсе төшкән тын күлгә.
Пар аккошлар күргән саен, иркәм,
Син керәсең минем күңелгә...
Пар аккошлар йөзә, үзәкләрне өзә,
Искә төшеп бергә чакларым.
Ялгыз аккош сыман сине гел юксынам,
Син кайларда икән тиң ярым.
Әллә нигә, иркәм, була алмадык
Аккошлардай тугры гашыйклар.
Синнән башка мине җил-давылдан
Канат җәеп кем соң ышыклар.
Ак болытлар ага, аккош канат кага,
Канат җиле кагыла җаныма.
Аккош булып очып, зәңгәр күкне кочып,
Кайтсаң иде, иркәм, җаныма.
Каерылып карыйм зәңгәр күккә,
Ак болыттай эри хисләрем.
Бездә, иркәм, парлап очарбыз бит
Нурга күмеп бәхет күкләрен!
Яшь гомерләр уза, аккош җырын суза,
Моңлы җырдай моңлы бәгырьләр.
Күңел, өмет өзмә, аккошлар да безгә
Телиләр күк парлы гомерләр.
Русский перевод
Пара белых лебедей плывет печально
По тихому озеру, где легла тень зари.
Каждый раз, как вижу пару лебедей, родная,
Ты входишь в мое сердце...
Пара белых лебедей плывет, разрывая душу,
Вспоминая наши общие дни.
Как одинокий лебедь, я вечно по тебе тоскую,
Где ты, моя равная половина.
Почему-то, милая, мы не смогли
Быть верными, как лебеди-любовники.
Кто, расправив крылья, убережет меня
От ветров и бурь без тебя.
Белые облака плывут, лебедь машет крылом,
Ветер крыльев касается моей души.
Если б ты, став лебедем, обняв синеву небес,
Вернулась бы ко мне, родная.
Обернусь и гляну в синеву небес,
Как белое облако тают мои чувства.
Мы ведь, родная, парой полетим,
Окутав светом небеса счастья!
Юные годы проходят, тянется лебединая песнь,
Печальные сердца, как печальная песня.
Не рвись, душа, не теряй надежду: и лебеди нам
Желают, будто небо, парной жизни.