Гомер көзләре (икенче вариант)

Осени жизни (второй вариант)

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Гомер көзләрен көтәдер кем дә, Ул килеп җитә, көттерми бер дә. Бер ел яшәлгән төсле тоела, Ә еллар үткән, тезелеп бергә. Көзләргә дә кергәндә генә Күңелдәгене сөйләр чак җитә. Кире кайтмаска киткән гомерләр, Хәтер эзләрен калдыра җирдә. Бар кешегә дә тигез бирелми, Тигез бүленми гомер юллары. Барып җитмиләр картлык көннәргә Япь - яшь кызлары һәм дә уллары. Көзләргә дә кергәндә генә Күңелдәгене сөйләр чак җитә. Кире кайтмаска киткән гомерләр, Хәтер эзләрен калдыра җирдә. Гомер көзләрен бар да көтәбез, Бәхетле картлык өмет итәбез. Ходай кулында безнең киләчәк, Язган булса ул, барып җитәрбез. Көзләргә дә кергәндә генә Күңелдәгене сөйләр чак җитә. Кире кайтмаска киткән гомерләр, Хәтер эзләрен калдыра җирдә.

Русский перевод

Кто же дожидается осени жизни, Она приходит, не ждёт ни-как. Словно один год лишь прожился, А годы прошли, stacked together. Когда только войдёшь в осени Успеешь сердце высказать. Жизни, ушедшие безвозвратно, Оставляют память следы на земле. Не всем людям поровну даётся, Поровну не делятся жизненные пути. Не доходят до старческих дней Совсем юные девчонки да парни. Когда только войдёшь в осени Успеешь сердце высказать. Жизни, ушедшие безвозвратно, Оставляют память следы на земле. Всё ожидаем мы осени жизни, Счастливой старости надеемся. В Божьих руках наше будущее, Если Он написал, дойдем. Когда только войдёшь в осени Успеешь сердце высказать. Жизни, ушедшие безвозвратно, Оставляют память следы на земле.