Норлатым

Норлат мой

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тау ягында туып үстем мин дә, Күрдем таудан таңнар атканын. Онытылмый Әрә үзәнендә Тургай җырын тыңлап ятканым. Сагындырып мине туган җирләр, Төшемә керсә, юрыйм гел акка. Зөя елгасында озын юлдан Яшьлегемә кайтам - Норлатка. Тау ягында туып үстем мин дә, Җанны туган туфрак җылыта. Кошлары да юксыналар кебек, Моңлы җырлар сузып мин юкта. Сагындырып мине туган җирләр, Төшемә керсә, юрыйм гел акка. Җырга әверелгән төбәгемә - Кайтмый кала алмыйм Норлатка. Тау ягында туып үстем мин дә, Еракларда яшим күптәннән, Һич сүрелмәс кайнар хисләремә Якынайта мине үткәннәр. Сагындырып мине туган җирләр, Төшемә керсә, юрыйм гел акка. Миңа килгән кайгы-сагышны да, Бәхетемне дә сөйлим Норлатка.

Русский перевод

И я родился и вырос у гор, Видал рассветы, восходящие с гор. Не забудется навек в долине Аря Как слушал я песню жаворонка. Тоскуя по мне, родные края, Если мне приснится, иду во сне всё в белом. По длинной дороге у реки Зои Возвращаюсь в молодость - в Норлат. И я родился и вырос у гор, Родную землю душу согревает. И птицы, кажется, тоскуют, Когда нет меня, песни печальные тянутся. Тоскуя по мне, родные края, Если мне приснится, иду во сне всё в белом. В ставшую песней страну мою - Не могу остаться, не вернуться в Норлат. И я родился и вырос у гор, В дальних краях живу уже давно, К моим вечным, неугасающим чувствам Прошлое приближает меня. Тоскуя по мне, родные края, Если мне приснится, иду во сне всё в белом. И печали, и тоску, пришедшие ко мне, И счастье своё расскажу Норлату.