Яңа йорт

Новый дом

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яңа йортның нигезендә Талир тәңкәләр салдык. Ташып торсын мында муллык, Бәхет, татулык, саулык. Яңа йортлар котлы булсын, Табыннары мул булсын. Дус-туганга, җыр-моңнарга Урын иң түрдән булсын! Яңа йорт - зур бәхет, Чынга ашкан ак өмет. Юмарт хуҗа, өстәл җыеп, Өй түренә безне көт! Яңа йортның ишегенә, Элеп тә куйдык дага. Тел-төшләрдән, кайгылардан Сакласын, диеп, Ходай. Яңа йортлар калкып торсын, Калаларда, авылда. Туган илләр башлана бит Туган нигез ташыннан. Яңа йорт - зур бәхет, Чынга ашкан ак өмет. Юмарт хуҗа, өстәл җыеп, Өй түренә безне көт! Туган йортның диварына Туган-тумача тулсын. Кояш кебек елмаешып, Балалар йөгереп йөресен. Гөлләр үскән нигезләрдә Йөгереп йөресен балалар. Яңа йортка бәхет теләп, Имин торсын дөнүялар! Яңа йорт - зур бәхет, Чынга ашкан ак өмет. Юмарт хуҗа, өстәл җыеп, Өй түренә безне көт!

Русский перевод

В основанье нового дома Мы талеры заложили. Пусть здесь будет щедрый достаток, Счастье, мир да здравие. Пусть благими будут новые дома, Пусть богаты будут столы. Для друзей, родных и для песен Самый почетный уголок! Новый дом - большое счастье, Светлая мечта сбылась. Щедрый хозяин, стол накрыв, Ждет нас в почетной горнице! На пороге нового дома Мы подкову подвесили. От дурных речей и бед Сохранит, просили Бога. Пусть взрастают новые дома В городах и в деревнях. Родная земля начинается С родного камня-основанья. Новый дом - большое счастье, Светлая мечта сбылась. Щедрый хозяин, стол накрыв, Ждет нас в почетной горнице! Пусть на стенах отчего дома Соберется родня. Солнечной улыбкой светясь, Пусть бегут по дому дети. Там, где расцвели цветы у основания, Пусть резвятся дети. Новому дому счастья желая, Пусть миры пребудут в благополучии! Новый дом - большое счастье, Светлая мечта сбылась. Щедрый хозяин, стол накрыв, Ждет нас в почетной горнице!