Туганнарым (бишенче вариант)

Мои родные (пятый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туганыңны бүлмә һичкайчан да Уңышсыз да фәкыйрь һәм бай да. Бер карыннан туган балаларбыз, Без кадерле әти-әнигә. Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан, Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан, Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Хәсрәтләргә салма әниләрне, Әтиләрне салма кайгыга. Әти-әни бүлми балаларын Матур, ямьсез, фәкыйрь, баена. Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан, Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан, Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Балалар дип яши әти-әни, Алар - әти-әни шатлыгы. Бер-беребезнең куанычын күреп, Бер-беребезгә торыйк ашкынып. Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан, Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан, Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Бергә булыйк, бердәм булыйк, Без бит газиз бертуган. Без бит газиз бертуган...

Русский перевод

Никогда не дели родных на части - Неудачник ли он, бедняк ли, богач. Мы - дети одной утробы, Мы - драгоценность отца и матери. Меж родными ветрам не пройти никогда, Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Меж родными ветрам не пройти никогда, Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Не бросай матерей в печали, Не бросай отцов в беду. Отец и мать не делят детей На красивых, уродливых, бедных, богатых. Меж родными ветрам не пройти никогда, Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Меж родными ветрам не пройти никогда, Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Ради детей живут отец и мать - Мы их радость, их светлый дар. Видя радость друг друга, Поспешим навстречу друг другу. Меж родными ветрам не пройти никогда, Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Меж родными ветрам не пройти никогда, Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Будем вместе, будем едины - Мы ведь родные по крови. Мы ведь родные по крови...