Оригинальный текст
Сер сөйләмә җан дус диеп,
Җан дуслар да дошман була.
Чакма таштай дуслыкларны
Дөньяның маллары бүлә.
Сер сөйләмә, сер сөйләмә,
Сер сөйләмә беркемгә дә!
Сер сөйләмә сөйгән яр дип,
Сөйгән ярлар да ят була.
Безнең өз(е)леп сөйгән ярлар
Чит-ятларның яры була.
Сер сөйләмә, сер сөйләмә,
Сер сөйләмә беркемгә дә!
Сер сөйләмә беркемгә дә,
Сер сөйләмә! Бул син тып-тын.
Әйткән сүзең көмеш булса,
Әйтмәгән сүзләрең - алтын.
Сер сөйләмә, сер сөйләмә,
Сер сөйләмә, бул син тып-тын!
Русский перевод
Не выдавай секрет душевному другу,
Даже близкий вдруг врагом обернётся.
Дружбу, словно кремень, расколет алчность
Мирского добра и богатства.
Не выдавай, не выдавай,
Не выдавай никому!
Не открывайся, считая его любимым,
Любимые тоже чужими становятся.
Те, кого мы любили до боли,
Чужим избранником однажды окажутся.
Не выдавай, не выдавай,
Не выдавай никому!
Не делись ни с кем,
Не делись! Будь тих и беззвучен.
Если сказанное слово - лишь серебро,
Несказанные слова - чистое золото.
Не выдавай, не выдавай,
Не выдавай, будь тих и беззвучен!