Сайламагыз, сайланмагыз!

Не выбирайте, не избирайтесь!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күпләрнең башын әйләндердем, Үтте-китте тиле яшьлегем. / Үтеп китте тиле яшьлегем. / Әкият батырын көткән идем ... Кайда соң батыр ул, кем ул, кем? Сайламагыз, сайланмагыз! Яшь гомерләр бик тиз үтә (уза). Көзгә калган чәчәкләрнең Ал таҗын җилләр өзә! Шушы кичләр бигрәк моңсу үтә, Ялгыз үтә кара төннәрем. Яшьлек хаталары өчен язмыш Үч алыр дип бер дә белмәдем. Сайламагыз, сайланмагыз! Яшь гомерләр бик тиз үтә (уза). Көзгә калган чәчәкләрнең Ал таҗын җилләр өзә! Зәңгәр күктә аккошлар да парлы, Каеннар да парлы... Җан ярлы. Кайда куйыйм икән, кайда илтим Назларга сусаган бу җанны? Сайламагыз, сайланмагыз! Яшь гомерләр бик тиз үтә (уза). Көзгә калган чәчәкләрнең Ал таҗын җилләр өзә!

Русский перевод

Скольким кружила я головы, Ушли-промчались буйные года. / Промчалась буйная моя молодость. / Героя сказки я ждала... Где он, герой мой, кто он, кто? Не выбирайте, не избирайтесь! Юные годы так быстро уходят. У цветов, что остались к осени, Ветер срывает алый венец! Эти вечера проходят так тоскливо, Одиноки мои чёрные ночи. Не знала я, что за ошибки юности Судьба возьмёт расплату. Не выбирайте, не избирайтесь! Юные годы так быстро уходят. У цветов, что остались к осени, Ветер срывает алый венец! В синем небе и лебеди попарно, И берёзы в паре... а душа бедна. Куда же мне девать, куда нести Эту душу, жаждущую ласки? Не выбирайте, не избирайтесь! Юные годы так быстро уходят. У цветов, что остались к осени, Ветер срывает алый венец!