Бергәләп җырлыйсы җырлар бар!

Есть песни, что поём мы вместе!

Участники

Роберт Тимербаев / Рамиль Чурагулов

Автор текста

Рамиль Чурагулов

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Сак-Сок язмышларын теләмимен Мин сезгә гомергә, туганнар. Әй, татар, әй, башкорт, башкорт-татар туганнар, Сез бит бер анадан туганнар! Без - уртак язмышлы халыклар, Телләр - бер, диннәр - бер, җырлар - бер. Кулга-кул тотынып, бергәләп-бергәләп, Киләчәккә илткән юллар бар! Караңгы урманда төннәрдә Кешеләр югалта юлларын. Шул чакта әҗәлдән, әҗәлдән коткара Аларны тик дуслык куллары. Агыйдел елгасы кушыла Мул сулы Чулманга, Иделгә. Саекмас дәръялар, дәрьялар көнләшсен. Татарым, башкортым гел бергә! Һич безне беркайчан аермас Тау-ташлар, елгалар, урманнар. Кунакка йөрергә гомергә, гомергә Ишелмәс күперләр, юллар бар. Бергәләп җыясы ризыклар, ризыклар, Бергәләп җырлыйсы җырлар бар!

Русский перевод

Не желаю я несчастий Сак-Сок Для вас, родные, на всю жизнь. Татар, башкир, татаро-башкирские родные, Ведь вы от одной матери рождены! Мы - народы с общей судьбой, Язык - один, вера - одна, песни - одна. В руки к руке, все вместе-вместе, Есть пути, ведущие в будущее! В темном лесу ночами Люди теряют свои пути. Тогда только дружеские руки Спасают их от беды-беды. Река Агидель вливается В полноводный Чулман, в Волгу. Пусть не иссякнут реки, реки светаются. Татар мой, башкир мой, всё вместе! Никогда нас не разделит Ни скалы, ни реки, ни леса. Пусть для гостя, на жизнь за жизнью Будут нерушимые мосты, пути. Вместе собираем благословения, благословения, Вместе поём песни, что есть!

Предложить исправление