Уртаклаш кешенең кайгысын

Раздели печаль человека

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

"Үзең һәрчак кояш", - дисез дә, Белмисез күңелдә ни барын. Дусларга табам мин җылы сүз, Башымнан ашса да үз кайгым. Бер телем икмәкне икегә Бүлешер дусларың булсын ул. Кайгылар, шатлыклар килгәндә Үз иткән җан дуслар булсын ул. Болытлар артына керсә дә, Кояш һич югалтмый җылысын. Үз кайгым тау хәтле булса да, Үз итәм кешенең кайгысын. Бер телем икмәкне икегә Бүлешер дусларың булсын ул. Кайгылар, шатлыклар килгәндә Үз иткән җан дуслар булсын ул. Кайгылар гел сорап йөрмиләр, Күзләрдән таммасын канлы яшь. Үз ит син кешенең хәсрәтен, Син аның кайгысын уртаклаш. Бер телем икмәкне икегә Бүлешер дусларың булсын ул. Кайгылар, шатлыклар килгәндә Үз иткән җан дуслар булсын ул.

Русский перевод

«Ты - вечное солнце», - твердите вы мне, Не знаете, что на душе у меня. Друзьям нахожу я теплые слова, Хоть через край - моя же беда. Пускай будут рядом друзья, кто сможет Ломоть хлеба надвое разделить. Когда приходят и горе, и радость, Пускай будут рядом родные друзья. Хоть за тучи уходит солнце, Оно не теряет своего тепла. Пусть моя печаль, как гора, Я принимаю чужую печаль. Пускай будут рядом друзья, кто сможет Ломоть хлеба надвое разделить. Когда приходят и горе, и радость, Пускай будут рядом родные друзья. Беды не ходят, прося разрешенья, Пусть кровавой слезой не блестит глаз. Сделай своим его горе, Раздели с ним его печаль. Пускай будут рядом друзья, кто сможет Ломоть хлеба надвое разделить. Когда приходят и горе, и радость, Пускай будут рядом родные друзья.