Оригинальный текст
Ник берәүләр елмайганда
Берәүләр көлә икән?
Бәхетле булып яшәүнең
Серләре нидә икән?
Нигә Ходай бәхетләрне
Бертигез бирми икән?
Фәрештәләр өеп-өеп
Өләшеп йөрми икән.
Берәүләргә үзе килә,
Кадерен белмәсә дә.
Ә, берәүләр һич табалмый
Күпмедер эзләсә дә.
Нигә Ходай бәхетләрне
Бертигез бирми икән?
Фәрештәләр өеп-өеп
Өләшеп йөрми икән.
Бәхетле булып яшәүнең
Серләре нидә икән?
Мең яралы күңелләрне
Нурларга күмсәң икән.
Безгә Ходай бәхетләрне
Бертигез бирсә икән?
Фәрештәләр өеп-өеп
Өләшеп йөрсә икән.
Русский перевод
Почему одни, улыбаясь,
Другие смеются в ответ?
В чем тайна счастливой жизни,
Где скрыт ее тихий свет?
Зачем Всевышний счастье
Не делит поровну всем?
Почему не ходят ангелы,
Раздавая его с небес?
К кому-то оно приходит,
Хоть ценности не понять.
А кто-то совсем не найдет,
Хоть будет всю жизнь искать.
Зачем Всевышний счастье
Не делит поровну всем?
Почему не ходят ангелы,
Раздавая его с небес?
В чем тайна счастливой жизни?
Быть может, в том состоит,
Чтоб тысячи раненных сердец
Светом своим залить?
Пусть нам Всевышний счастье
Разделит поровну всем,
Пусть ходят ангелы, щедро
Даруя его с небес.