Кем моңая?

Кто тоскует?

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шәһәр йоклый. Йокыларга талган Олы-олы йортлар, заводлар. Сүтелмичә калган агач йортның Тәрәзендә тонык уты бар. Өздерепләр, өзелепләр Кем моңая анда таңгача? Гармун уйный берәү җанны өтеп, Үзебезчә итеп, авылча. Сүтелер йорт. Аның бүрәнәсе Утын итеп беркөн ягылыр. Тик нигездә бисмилладай изге Гармун моңы сеңгән җыр калыр. Өздерепләр, өзелепләр Кем моңая анда таңгача? Гармун уйный берәү җанны өтеп, Үзебезчә итеп, авылча. Һәр нәрсәнең башы булган кебек Бар уртасы, бардыр азагы. Дөнья фани, бар да беркөн сүнә... Сүнми моңнар - җырлар учагы. Өздерепләр, өзелепләр Кем моңая анда таңгача? Гармун уйный берәү җанны өтеп, Үзебезчә итеп, авылча.

Русский перевод

Город спит. Усталые в дреме Громоздятся дома и заводы. А у старого дома без сноса В окне тусклый огонёк живёт. Надрываясь, обрываясь, Кто тоскует там до самой зари? Гармонь играет, душу прожигая, По-нашему, по-деревенски. Снесут тот дом. Его брёвна Станут дровами в один из дней. Но в основании, святой, как бисмилла, Гармонный напев сохранит песню. Надрываясь, обрываясь, Кто тоскует там до самой зари? Гармонь играет, душу прожигая, По-нашему, по-деревенски. Как у всякого есть начало, Есть середина, есть и конец. Мир бренен - всё однажды угаснет... Не гаснут напевы - очаг песен. Надрываясь, обрываясь, Кто тоскует там до самой зари? Гармонь играет, душу прожигая, По-нашему, по-деревенски.