Оныклар

Внуки

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сизми калдык, кай арада Үсеп җиткән балалар? Орчык хәтлем иделәр бит, Өрлек кадәр булганнар. Үзләре дә инде хәзер Әткәй-әнкәй булганнар. Мут булсыннар, ут булсыннар Җан парәсе - оныклар. Кем генә булса да алар, Тәүдә кеше булсыннар! Җан атабыз, яратабыз Оныкларны күрепләр. Орчык хәтлем булсалар да, Яшен уты кебекләр. Безнекеләр иң акыллы, Безнекеләр иң шәпләр! Мут булсыннар, ут булсыннар Җан парәсе - оныклар. Кем генә булса да алар, Тәүдә кеше булсыннар! Сөеп-назлап туялмыйбыз Нәселнең дәвамнарын. Бәхет-тәүфыйкта үсеннәр, Нәселнең дәвамнары. Бәхет-тәүфыйкта үсеннәр Баламның балалары. Мут булсыннар, ут булсыннар Җан парәсе - оныклар. Кем генә булса да алар, Тәүдә кеше булсыннар! Матурларым, батырларым - Оныка, оныкларым. Аларны күрү шатлыгы - Бәхетле минутларым! Мут булсыннар, ут булсыннар Җан парәсе - оныклар. Кем генә булса да алар, Тәүдә кеше булсыннар!

Русский перевод

Не успели оглянуться - где же те дети, Что повзрослели так быстро? Were they not just span-length, Barely knee-high? Now they themselves have become Fathers and mothers. Пусть будут счастливы, пусть будут пламенем Души моей отрада - внуки. Кем бы они ни стали, Пусть станут настоящими людьми! Душу вкладываем, любим Внучат, глядя на них. Пусть даже росточка малы, Как молнии, как искры огня. Наши самые умные, Наши самые лучшие! Пусть будут счастливы, пусть будут пламенем Души моей отрада - внуки. Кем бы они ни стали, Пусть станут настоящими людьми! С любовью и лаской не можем налюбоваться Продолжением рода. В счастье и благополучии пусть растут Продолжением рода. В счастье и благополучии пусть растут Дети моих детей. Пусть будут счастливы, пусть будут пламенем Души моей отрада - внуки. Кем бы они ни стали, Пусть станут настоящими людьми! Мои красавцы, мои богатыри - Внучата, мои внуки. Радость видеть их - Мои счастливые минуты! Пусть будут счастливы, пусть будут пламенем Души моей отрада - внуки. Кем бы они ни стали, Пусть станут настоящими людьми!