Безне көтәләр...

Нас ждут...

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мәшәкатьләр артты мәшәкатьләр, Туып тора, һаман чиге юк. Туган йортка никтер юллар төшми Вакыт табыл булмый... Ни кылыйк? Туган йортта безне көтәләрдер, Көтәр кеше бар да кайткалыйк. Әти картка - күлмәк, әнкәйгә - шәл Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк. Әткәй-әнкәй дигән изге җанның Кочагына кайтып сыеныйк! Безнең өчен туган нигезләрдә, Учак яна, көтәр кеше бар. Без бәхетле дә ул, ә бит күпләр Нигезләрен кочып елыйлар. Туган йортта безне көтәләрдер, Көтәр кеше бар да кайткалыйк. Әти картка - күлмәк, әнкәйгә - шәл Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк. Әткәй-әнкәй дигән изге җанның Кочагына кайтып сыеныйк! Мәшәкатьләр бетми, көтеп торыр Кырык якта, кырык эш калса. Бер көн килеп ай-һай үкенербез Әткәй, әнкәй китеп югалса. Туган йортта безне көтәләрдер, Көтәр кеше бар да кайткалыйк. Әти картка - күлмәк, әнкәйгә - шәл Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк. Әткәй-әнкәй дигән изге җанның Кочагына кайтып сыеныйк!

Русский перевод

Хлопот все больше, хлопоты множатся, Рождаются - им нет конца. В отчий дом дорога не находится, Времени нет... Что же делать нам? В отчем доме нас, наверно, ждут, Раз есть кому - давайте возвращаться. Отцу-старцу - рубаху, матери - шал ь, На гостинец сладкий чай купить бы нам. К святым душам - отцу и маме - В их объятья бы вернуться, прижаться! Для нас в родных очагах Огонь горит, и есть кому нас ждать. Мы ведь счастливы, а сколько других К своему гнезду прижавшись, плачут так. В отчем доме нас, наверно, ждут, Раз есть кому - давайте возвращаться. Отцу-старцу - рубаху, матери - шал ь, На гостинец сладкий чай купить бы нам. К святым душам - отцу и маме - В их объятья бы вернуться, прижаться! Хлопоты не кончатся - подождут, Хоть в сорока углах сорок дел осталось. Однажды горько, ах, пожалеем мы, Если отец и мать уйдут, пропадут. В отчем доме нас, наверно, ждут, Раз есть кому - давайте возвращаться. Отцу-старцу - рубаху, матери - шал ь, На гостинец сладкий чай купить бы нам. К святым душам - отцу и маме - В их объятья бы вернуться, прижаться!