Дуслык җыры (икенче вариант)

Песня о дружбе (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өфе - Казан арасы, Барасы да барасы. Дуслык юлын якын иткән Татар - башкорт баласы. Өфе - Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп яшә Башкортстаным, Һәм җырлы Татарстаным. Ык белән Сөн тоташтыра Татар - башкорт илләрен. Арада үсмәс чуп-үлән, Исмәс нәфрәт җилләре. Өфе - Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп үссен Башкортстаным, Һәм күрше Татарстаным. Яу - көрәштә - дус һәм иптәш, Бәйрәмнәр дә - табындаш. Татар - башкорт мәңге бергә, Татар - башкорт карындаш. Өфе - Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп яшә Башкортстаным, Һәм җырлы Татарстаным. Дуслык юлын якын иткән Татар - башкорт баласы. Безгә дус һәм туган булып Мәңге бергә каласы. Өфе - Казан, дус һәм туган, Алар мәңге бер таган. Бабайлардан мирас булып Безгә туганлык калган. Гөрләп яшә Башкортстаным, Һәм җырлы Татарстаным.

Русский перевод

Уфа - Казан расстояние, Едешь и едешь. Дети татар и башкир, Путь дружбы сблизивших. Уфа - Казан, друзья и родные, Они всегда одной крови. Наследием от дедов Нам осталось родство. Цвети, мой Башкортостан, И песенный мой Татарстан. Ик и Сень соединяют Татарские и башкирские края. Меж ними не растёт даже трава, Не веют ветры ненависти. Уфа - Казан, друзья и родные, Они всегда одной крови. Наследием от дедов Нам осталось родство. Пусть расцветает Башкортостан, И соседний Татарстан. На войне, в борьбе - друг и товарищ, И на праздниках - за одним столом. Татарин и башкирец - всегда вместе, Татарин и башкирец - братья. Уфа - Казан, друзья и родные, Они всегда одной крови. Наследием от дедов Нам осталось родство. Цвети, мой Башкортостан, И песенный мой Татарстан. Детей татар и башкир, Путь дружбы сблизивших. Пусть останутся нам друзьями и родными Всегда вместе. Уфа - Казан, друзья и родные, Они всегда одной крови. Наследием от дедов Нам осталось родство. Цвети, мой Башкортостан, И песенный мой Татарстан.