Туган йорт тәрәзләре

Оконца родного дома

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Безнең туган йорткай Әти әни кебек. Якты тәрәзләре Тора һәрчак көлеп. Сынмасын җилләргә Тәрәзләр капкачы. Туган йорт тәрәзен Кайгылар какмасын. Туган йорт тәрәзләрдә Гел генә кояш булсын. Тәрәзләр дә, күңелләр дә Елмаеп-көлеп торсын! Туган йорт тәрәзләрдә Гел генә кояш булсын. Тәрәз кебек саф, ал таңнар Бәхетле, җырлы тусын. Тәрәзләрдә әткәй Һәм дә газиз әнкәй Дөньяга, безләргә Изгелекләр тели. Тәрәзләрдә әти Һәм дә безнең әни «Балалар кайтыр...» дип Урамнарны күзли. Туган йорт тәрәзләрдә Гел генә кояш булсын. Тәрәзләр дә, күңелләр дә Елмаеп-көлеп торсын! Туган йорт тәрәзләрдә Гел генә кояш булсын. Тәрәз кебек саф, ал таңнар Бәхетле, җырлы тусын. Тәрәзләрдә саф нур, Яңгырый моңлы җыр. Бәхетле тәрәздә Әткәй-әнкәй булыр. Тәрәзләрдә - кояш, Ихатада - моң-җыр. Кояшлы җырлардан Җиһаннар яктырыр. Туган йорт тәрәзләрдә Гел генә кояш булсын. Тәрәзләр дә, күңелләр дә Елмаеп-көлеп торсын! Туган йорт тәрәзләрдә Гел генә кояш булсын. Тәрәз кебек саф, ал таңнар Бәхетле, җырлы тусын.

Русский перевод

Наш родной домик Как отец и мать. Светлые его оконца Вечно улыбаются. Пусть не сломают ветры Оконные створки. На окна родного дома Пусть печали не стучатся. В окнах родного дома Пусть всегда будет солнце. И окна, и сердца Пусть сияют улыбками! В окнах родного дома Пусть всегда будет солнце. Зари чистые, как окна, Пусть будут счастливыми и песенными. В окнах батюшка И милая мамуля Миру и нам Желают добра. В окнах отец И наша мама «Дети вернутся...» - Смотрят на улицы. В окнах родного дома Пусть всегда будет солнце. И окна, и сердца Пусть сияют улыбками! В окнах родного дома Пусть всегда будет солнце. Зари чистые, как окна, Пусть будут счастливыми и песенными. В окнах чистый свет, Звучит мелодичная песня. В счастливом окне Будут батюшка и мамуля. В окнах - солнце, Во дворе - песня-мелодия. От солнечных песен Светлеют миры. В окнах родного дома Пусть всегда будет солнце. И окна, и сердца Пусть сияют улыбками! В окнах родного дома Пусть всегда будет солнце. Зари чистые, как окна, Пусть будут счастливыми и песенными.