Туган тел (икенче вариант)

Родной язык (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин халкымның чәчәк күңеленнән, Бал кортындай, энҗе җыямын, Җыямын да - җанлы энҗеләрдән Хуш исле бер кәрәз коямын. Шуңа да мин беләм тел кадерен: Бер телдән дә телем ким түгел - Көчле дә ул, бай да, ягымлы да, Ким күрер тик аны ким күңел!.. Халкым теле миңа - хаклык теле, - Аннан башка минем илем юк: Илен сөймәс кенә телен сөймәс, Иле юкның гына теле юк! Анам теле миңа - чәчән теле, - Аннан башка минем халкым юк: Йөрәгендә халкы булмаганның Кеше булырга да хакы юк!

Русский перевод

Из цветущей души моего народа, Словно пчёлка, жемчуг собираю, Собираю - и из живых жемчужин Строю соты, полные благоуханья. Потому я знаю цену речи: Не беднее он иных языков - Он и силён, и богат, и ласков, Лишь скудное сердце его умалит!.. Язык народа мне - язык правды, - Без него и Родины моей нет: Кто не любит страну - не любит языка, У кого нет страны - у того и языка нет! Язык матери мне - язык саги, - Без него и народа моего нет: Кто в сердце не носит свой народ, Тот и права человеком быть не имеет!