Оригинальный текст
Җырларга мин шәптән түгел, дуслар,
Тик мин җырны үлеп яратам.
Бөтен шатлыгымны җырга салам,
Кайгымны да җырлап таратам.
Әллә ничек якын туган моңнар,
Бигърәк матур, бигърәк сагышлы -
Тау юллары кебек урау-урау,
Дала кебек иркен агышлы.
Моң-зарлары ата - бабаларның
Йөрәк ярып чыккан җыр булып,
Яшәп килгән буын - буынарга
Җырда өмет якты нур булып.
Русский перевод
Петь я не мастак, друзья,
Но песню я люблю до смерти.
Всю радость в песню я вливаю,
И боль свою распеваю, растворяя.
Родные мне до странности напевы,
Их красота, их светлая печаль -
Как горные тропинки, извилисты-извилисты,
Как степь - свободное теченье вдаль.
Стон-зовы прадедов и дедов
Сердца прорвав, становятся песней,
И поколениям, что жили и живут,
В песне - надежды светлый луч.