Әнкәм куллары

Мамины руки

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәүге кабат бергә печән чаптык... Төзәк кенә тауның битендә. Шул көн исеңдәме синең, әнкәй? Шул көн минем һәр чак исемдә. Моңланып бер кәккүк чакырганда, Үзең янып бирдең чалгымны. Туып кына килгән кояш нуры Үз чалгымда уйнап чагылды. Син сокланып карап тора идең Артта калган яшел эземә. Елмайсаң да үзең, яшь тулган иде Синең дә бит, әнкәй, күзеңә. «Әткәенең дә шулай чаба иде - Бу чаклы да охшар икәнсең!..» Тик күрмәде әткәй бу эзләрне, Юк иде ул, яуга киткән иде... Шул эзләрдә иде башлануы Кескәй генә хезмәт юлымның. Ул чак, әнкәй, белми идем әле Алтын икәнлеген кулыңның!

Русский перевод

Впервые вместе косили мы сено... На ровной стороне у склона. Помнишь ли тот день ты, мама? Тот день во мне навек запомнен. Кукушка грустно куковала - Ты жгуче мне дала косу. Едва рождённый луч рассветный Играл, сияя, на лезу. Ты любовалась, не отводя взгляда, Следом зелёным позади. И хоть улыбка светилась, слезами Твои, родная, полны были глаза. «Отец твой так же косил - Как ты похож на него!..» Но тех следов отец не видел: Его уж не было, он на войне был... В тех следах и было начало Моей небольшой дороги труда. Тогда ещё, мама, я не знал, Что золотом были твои руки!