Синең түган көнең

Твой день рождения

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чакырырсың дип көтсәм дә, Үзем килдем, түзмәдем. Елны елга ялгый-ялгый, Гомер үткән - сизмәдем. Туган көн - гомер бәйрәме, Туган көн - изге көн ул. Сәламәт бул, кайгы күрмә, Барчабыздан теләк шул. Бүген синең туган көнең, Сөекле кешем минем. Киләчәгең бүгенгедәй Матур булсын, кадерлем. Туган көн - гомер бәйрәме, Туган көн - изге көн ул. Сәламәт бул, кайгы күрмә, Барчабыздан теләк шул. Кызганыч та, куаныч та Гомерләрнең үтүе. Бераз ямансу булса да, Бәхет - бәйрәм итүе. Туган көн - гомер бәйрәме, Туган көн - изге көн ул. Сәламәт бул, кайгы күрмә, Барчабыздан теләк шул.

Русский перевод

Хоть я ждал, что позовёшь, Не стерпел - пришёл сам. Год за годом, шаг за шагом Жизнь прошла - не замечал. День рожденья - праздник жизни, День рожденья - день святой. Будь здорова, не печалься - Пожеланье нам одно. Нынче твой день рождения, Человек мой дорогой. Пусть, любимая, грядущее Будет светлым, как сейчас. День рожденья - праздник жизни, День рожденья - день святой. Будь здорова, не печалься - Пожеланье нам одно. Грусть и радость - всё проходит, Жизни - тонкое теченье. Пусть чуть-чуть в нём есть печали, Счастье - это торжество. День рожденья - праздник жизни, День рожденья - день святой. Будь здорова, не печалься - Пожеланье нам одно.