Салагыш

Салагыш

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Барам әле Салагышка, Төз наратларны карап. Давылларда нык очарга Куйдым иңемә канат. Әй, Салагыш, Салагыш, Җаныма салма сагыш. Болыннарың җырлар аша Инде күпләргә таныш. Юл чатында тирән күле, Күл өстендә аккошың. Авылына килеп керсәң - Сәлам бирә һәр кеше. Әй, Салагыш, Салагыш, Җаныма салма сагыш. Болыннарың җырлар аша Инде күпләргә таныш. Балачагым гөрләп узды Салагыш мәктәбендә. Сабакташларның кайтуын Сагынып көтәмен дә. Әй, Салагыш, Салагыш, Җаныма салма сагыш. Болыннарың җырлар аша Инде күпләргә таныш. Салагышыма ямь өсти Таллыклар, су буйлары. Җәен кунаклар агыла, Гөрли Сабан туйлары. Әй, Салагыш, Салагыш, Җаныма салма сагыш. Болыннарың җырлар аша Инде күпләргә таныш. Әй, Салагыш, Салагыш, Җаныма салма сагыш. Болыннарың җырлар аша Инде һәркемгә таныш. Инде һәркемгә таныш...

Русский перевод

Я снова в Салагыш иду, На ровные сосны гляжу. В бурях крепко взлетать я решился, Крыло на плечо возложу. Эй, Салагыш, Салагыш, Не навевай на сердце грусть. Твои луга через песни Уже многим близки наизусть. На развилке - глубокое озеро, Над водой белый лебедь плывёт. В село ты войдёшь - и каждый Тебя приветливо зовёт. Эй, Салагыш, Салагыш, Не навевай на сердце грусть. Твои луга через песни Уже многим близки наизусть. Детство моё шумно прошло В школе Салагыша родной. Возвращенья одноклассников Жду с тоскою, мечтой одной. Эй, Салагыш, Салагыш, Не навевай на сердце грусть. Твои луга через песни Уже многим близки наизусть. Салагышу красы прибавят Ивы, речные берега. Летом гости рекой стекают, Шумит Сабантуй в лугах. Эй, Салагыш, Салагыш, Не навевай на сердце грусть. Твои луга через песни Уже многим близки наизусть. Эй, Салагыш, Салагыш, Не навевай на сердце грусть. Твои луга через песни Уже каждому близки наизусть. Уже каждому близки...