Җаным елый

Душа моя плачет

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туктагандай булды, сине җуйгач, Дәрт-көч ташып торган йөрәгем. Сизсәң иде, күрсәң иде, балам, Әнкәеңнең ничек түзгәнен. Әле дә син һаман күңелемдә, Әле дә бит һаман гел бергә. Бала яраларын төзәтерлек Бернинди көч юктыр бу җирдә. Әни диеп өзгәләндең микән, Әллә берни сизми калдыңмы? Җан ачысын, барлык яраларны Безнең йөрәкләргә салдыңмы? Әле дә син һаман күңелемдә, Әле дә бит һаман гел бергә. Бала яраларын төзәтерлек Бернинди көч юктыр бу җирдә. Ак тасмалар инде җилфердәми, Чәчләреңә җилләр үрелми. Көзге җилләр түгел, җаным елый, Сагышларым сүнми-сүрелми. Әле дә син һаман күңелемдә, Әле дә бит һаман гел бергә. Бала яраларын төзәтерлек Бернинди көч юктыр бу җирдә.

Русский перевод

Будто сердце замерло, тебя потеряв, То, что силой и жаром всегда полыхало. Если б знала, увидела, дочка моя, Как мать твоя всё это вынесла, как устояла. Ты и ныне всё так же в душе у меня, Ты и ныне навеки со мною, рядом. Нет на свете такой исцеляющей силы, Чтоб залечить детских ран наши раны. Неужели звала ты меня: «Мама, мама», Иль ушла, ничего не почувствовав, странно? Боль души и все раны, что сердце терзали, Ты оставила в наших сердцах, как в ранах. Ты и ныне всё так же в душе у меня, Ты и ныне навеки со мною, рядом. Нет на свете такой исцеляющей силы, Чтоб залечить детских ран наши раны. Белые ленты уже не трепещут, Ветер к твоим волосам не льнёт, не касается. Не осенний ли ветер - душа моя плачет, Моя тоска не гаснет, не утихает. Ты и ныне всё так же в душе у меня, Ты и ныне навеки со мною, рядом. Нет на свете такой исцеляющей силы, Чтоб залечить детских ран наши раны.