Уҗым бозавы

Озимый теленок

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Клублардан озатамын Гармунны сузып кына. «Сөям» сүзен әйтә алмыйм, Үтә көннәрем бушка. Миләүшә, Миләүшәм, Тыңла син, Яңа көй сиңа ул. Тыңла син, Йөрәктә давыллар Кузгаттың, Өзелеп сөйгәнгә Озаттым. «Уҗым бозавы», - дигәнсең, Бу мине хурлавыңмы? Бозау караучы егетне Үз итеп зурлавыңмы? Миләүшә, Миләүшәм, Тыңла син, Яңа көй сиңа ул. Тыңла син, Йөрәктә давыллар Кузгаттың, Өзелеп сөйгәнгә Озаттым. Көтү көткән чакларымда Шигырьләр язам сиңа. Таһир-Зөһрә булыр идек, Әгәр яр булсаң миңа. Миләүшә, Миләүшәм, Тыңла син, Яңа көй сиңа ул. Тыңла син, Йөрәктә давыллар Кузгаттың, Өзелеп сөйгәнгә Озаттым. «Бозау кебек мөгри», - дип, Авылга тараткансың. Йөрәгемне аңламагач, Мөгрәмичә нишлим соң? Миләүшә, Миләүшәм, Аңла син, Таң кошы тавышын Тыңла син. Мәхәббәт серләрен Сөйли ул, Безгә киң, уртак юл Тели ул.

Русский перевод

Из клуба провожаю, Лишь растяну гармонь. Не в силах молвить: «Люблю», Впустую дни мои. Миләуша, Миләушам, Послушай ты, Новый напев - тебе. Послушай ты, В сердце бури Ты подняла, Тому, кто любит, я Посвятил. «Озимый теленок», - сказала, Это меня ты позоришь? Парня, что телят пасет, Своим - возвышаешь? Миләуша, Миләушам, Послушай ты, Новый напев - тебе. Послушай ты, В сердце бури Ты подняла, Тому, кто любит, я Посвятил. Пока я стадо пас, Я строки пишу тебе. Мы были бы Тахир-Зухрой, Коль стала бы ты мне парой. Миләуша, Миләушам, Послушай ты, Новый напев - тебе. Послушай ты, В сердце бури Ты подняла, Тому, кто любит, я Посвятил. «Ревет, как теленок», - мол, По деревне разнесла. Не поняв моего сердца, Как мне не реветь тогда? Миләуша, Миләушам, Пойми ты, Слышишь? птица зари Пой ты. Тайны любви Она поет, Нам широкую, общую Дорогу шлет.