Оригинальный текст
Мәктәптә ялгызым,
Мәктәптә берүзем,
Эшлим мин көнозын
Үтәлми тик сүзем.
Эшләгән эшләрем
Таптала, югала.
Мин биргән белемнәр
Кайда соң сез, кайда?
Мин сезне татарча
Уйларга өйрәтәм,
Укытам, яздырам,
Бай мирас күрсәтәм.
Әмма мин мәктәптә
Берүзем, ялгызым.
Бар да рус, мин генә -
Бер татар явызы.
Татар телен укытам
Башкалам Казанда.
Өйрәтәм татарча
Укырга, язарга
Әтиләр-әниләр,
Ник каршы сез миңа?
Тәрбия биргәнгә
Руслашкан кызыңа,
Тәрбия биргәнгә
Руслашкан улыңа?
Татарда бар иман,
Ихтирам, изгелек.
Миллилек сакланган
Яшәп тә изелеп.
Татарда бар Тукай,
Кол Гали һәм Җәлил.
Аларның сүзләре
Бик туры һәм гадел.
Бар бик күп галиме,
Шагыйре, җырчысы,
Актеры, табибы,
Эшкуар, спортчысы.
Татар булып туган
Сезнең дә балалар,
Алар да тарихта
Үз ур(ы)нын табарлар.
Татар телен укытам
Башкалам Казанда.
Өйрәтәм татарча
Укырга, язарга.
Тормыйкчы без каршы
Барасы юлларда:
Балагыз өйрәнсен
Татарча җырларга,
Татарча сөйләргә,
Татарча уйларга!
Русский перевод
В школе я одинока,
В школе я одна,
Работаю я целый день
Только словами.
Сделанная работа
Топчется, исчезает.
Где же знания, что я дала,
Где вы, где?
Я вас на татарском
Учить мыслить учу,
Преподаю, пишу,
Богатое наследие показываю.
Но в школе я
Одна, одинока.
Все русские, я лишь -
Единственный татарский голос.
Татарский язык преподаю
В столице Казани.
Учу по-татарски
Читать и писать
Отцы и матери,
Почему вы против меня?
За воспитание, что дала
Обрусевшей дочери,
За воспитание, что дала
Обрусевшему сыну?
В татарах есть вера,
Уважение, добродетель.
Национальность сохранена
Живя, хоть и притеснённые.
В татарах есть Тукай,
Кул Гали и Джалиль.
Их слова
Очень прямы и справедливы.
Есть очень много учёных,
Поэтов, певцов,
Актёров, врачей,
Предпринимателей, спортсменов.
Татарами рождённые
И ваши дети,
Они тоже в истории
Своё место найдут.
Татарский язык преподаю
В столице Казани.
Учу по-татарски
Читать и писать.
Не будем мы против
На дорогах жизни:
Пусть ваш ребёнок учится
Петь по-татарски,
Говорить по-татарски,
Думать по-татарски!