Зәңгәр күзләр (беренче вариант)

Зенджер глаза (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
05.07.2026

Оригинальный текст

Ник тутырып карадың син Зәңгәр күзләрең белән? Ник өздереп аласың син Үткер сүзләрең белән? Зәңгәр күзләреңә карап, Йөрәк серен сөйләдем. Янымда син юк чагында Башкаларны, Башкаларны сөймәдем Зәңгәр күзем, сиңа сүзем: Өзелеп сөямен үзең. Кабул ит егет йөрәген - Тулы шатлык диңгезен. Зәңгәр күзләреңә карап, Йөрәк серен сөйләдем. Янымда син юк чагында Башкаларны, Башкаларны сөймәдем Очкынлы зәңгәр күзләрең Сихерләделәр мине. Зәңгәр күккә карыймын да Искә төшерәм сине. Зәңгәр күзләреңә карап, Йөрәк серен сөйләдем. Янымда син юк чагында Башкаларны, Башкаларны сөймәдем

Русский перевод

Почему ты так пристально смотришь Своими синими глазами? Почему ты так пронизываешь Своими резкими словами? Глядя в твои синие глаза, Я раскрыл сердечную тайну. Когда тебя не было рядом, Других, Других я не любил. Синеглазая моя, тебе слова мои: Безумно люблю тебя саму. Прими юношеское сердце - Море полное счастья. Глядя в твои синие глаза, Я раскрыл сердечную тайну. Когда тебя не было рядом, Других, Других я не любил. Твои искрящиеся синие глаза Очаровали меня. Глядя в синее небо, Я вспоминаю тебя. Глядя в твои синие глаза, Я раскрыл сердечную тайну. Когда тебя не было рядом, Других, Других я не любил.