Оригинальный текст
Матур җәйге кичтә,
Зәңгәр күл буенда,
Тыңлаганда гармун көйләрен,
Тал-тирәккә кунып
Кошлар сайраганда,
Очраттым мин сине сөйгәнем.
Сөям, сине сөям,
Сөям сине генә,
Беләсеңме, иртә-кичләрен.
Көндез күз алдымда,
Төнлә төшләремдә,
Ашкынадыр сиңа хисләрем.
Синең матурлыктан
Телем югалганны
Сиздеңме икән шушы мизгелдә?
Серле карашларың,
Матур елмаюың,
Мәңгелеккә калды исемдә.
Сөям, сине сөям,
Сөям сине генә,
Беләсеңме, иртә-кичләрен.
Көндез күз алдымда,
Төнлә төшләремдә,
Ашкынадыр сиңа хисләрем.
Очрашуны, иркәм,
Көтеп арып бетәм,
Йөрәккәем шуны аңлатыр.
Мәхәббәт утында
Әгәр янып бетсәм,
Кемнәр сине шулай яратыр?
Сөям, сине сөям,
Сөям сине генә,
Беләсеңме, иртә-кичләрен.
Көндез күз алдымда,
Төнлә төшләремдә,
Ашкынадыр сиңа хисләрем.
Ашкынадыр сиңа хисләрем...
Ашкынадыр сиңа хисләрем...
Русский перевод
В красивый летний вечер,
У берега озера,
Слушая гармонь,
Падая на иву-осину,
Слыша пение птиц,
Я встретил тебя, мою любовь.
Люблю, люблю тебя,
Люблю только тебя,
Знаешь ли ты, день и ночь.
Днём перед глазами,
Ночью в моих снах,
Выльются мои чувства к тебе.
От твоей красоты
Язык мой теряется,
Не замечаешь ли ты этого?
Таинственный взгляд,
Прекрасная улыбка
Оставили след в памяти.
Люблю, люблю тебя,
Люблю только тебя,
Знаешь ли ты, день и ночь.
Днём перед глазами,
Ночью в моих снах,
Выльются мои чувства к тебе.
Встречи, моя радость,
Жду изнывая,
Сердце всё объяснит.
В огне любви
Если сгорю дотла,
Кто так любит тебя?
Люблю, люблю тебя,
Люблю только тебя,
Знаешь ли ты, день и ночь.
Днём перед глазами,
Ночью в моих снах,
Выльются мои чувства к тебе.
Выльются мои чувства к тебе...
Выльются мои чувства к тебе...