Дусай җыры

Песня Дусая

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кәккүк моңы ишетелә Дусай урманнарында. Ул кайтаваз булып кайта Дусай урамнарына. Кәккүк моңы, кошлар җыры - Синең җырың, Дусаем. Дусаем дип бер җырладым, Мин синең бер кошкаең. Сандугач җырлап уята Дусайда җәйге таңда. Сандугач тынса да бер көн, Моңнары кала җанда. Былбыл моңы, кошлар җыры - Синең җырың, Дусаем. Дусаем дип бер җырладым, Мин синең бер кошкаең. Дусай җырын дуслар җырлый, Син дә кушыл, дускаем. Тәрәзләрен ачып тыңлый Дуслар җырын Дусаем. Кәккүк моңы, кошлар җыры - Синең җырың, Дусаем. Дусаем дип бер җырладым, Мин синең бер кошкаең.

Русский перевод

Кукушки зов доносится В лесах Дусая вновь. И эхом возвращается На улицы Дусая вновь. Кукушки зов, напевы птиц - Твоя же песня, Дусаем. «Дусаем» я пропел однажды, Я - пташка твоя, Дусаем. Пением будит соловей В Дусае утром летним. Замолкнет даже он на день - Но песня в сердце светит. Трель соловья, напевы птиц - Твоя же песня, Дусаем. «Дусаем» я пропел однажды, Я - пташка твоя, Дусаем. Песню Дусая друзья поют, Ты тоже пой, мой друг. Окна раскрыв, они слушают Песню друзей, Дусаем. Кукушки зов, напевы птиц - Твоя же песня, Дусаем. «Дусаем» я пропел однажды, Я - пташка твоя, Дусаем.