Җирдә сөю барын онытма

Не забывай, что на земле есть любовь

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җәйләр узган инде, гөлләр сулган инде, Кояш качкан инде болытка. Безне таныштырган җәйге кичләр барын Син онытма ләкин, онытма. Яшьлек узган, димә, дәртләр сулган, димә, Хисләр чумган, димә, тынлыкка. Безне кавыштырган ямьле яшьлек барын Син онытма берүк, онытма. Калыр шаулап еллар, бергә үткән юллар. Бер ялгызың гына юл чыкма. Юл үткәндә арып, таянырга барып Мәхәббәтең барын онытма. Гел бездәге кебек ялкын белән сөю Кабатланыр улда, оныкта. Мәңге сүнми торган, мәңге сулмый торган Сөю барын җирдә онытма.

Русский перевод

Лета отшумели, цветы увяли, Солнце спряталось в облаках. Но вечера, что нас свели однажды, Ты не забывай, не забывай. Не говори: «Ушла юность, угас порыв», Не говори: «Чувства в тишине уснули». Светлая юность, что нас соединила, Ты не забудь, прошу, не забудь. Останутся годы, шумные, и дороги, Что мы прошли вместе - не ходи одна. Устав в пути, ищи, где прислониться, И помни: у тебя есть любовь. Как у нас - с таким же пылом - любовь Снова случится, не забывай. Никогда не гаснущая, никогда не вянущая - Помни: на земле есть любовь.