Өфегә барам әле

Еду я в Уфу

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өфе матур, диләр дуслар, Юкә чәчәк атканда. Урал тауларына кереп, Кичен кояш батканда. Эх, шул Өфе каласын Бер барып күрсәң иде. Колач салып Агыйделнең Суында йөзсәң иде. Утырырга иде карап, Димнең аккан суына. Сүз катсаң иде, күз кысып, Агыйдел сылуына. Эх, шул Өфе каласын Бер барып күрсәң иде. Колач салып Агыйделнең Суында йөзсәң иде. Танышырга дуслар белән Өфегә китәм әле. Мөселман кардәшләремә Сәламнәр илтәм әле. Эх, шул Өфе каласын Бер барып күрсәң иде. Колач салып Агыйделнең Суында йөзсәң иде.

Русский перевод

Уфа красива, говорят друзья, Когда цветёт черёмуха. В Уральских горах тонет Вечернее солнце закатное. Эх, этот город Уфу Хоть бы раз увидеть. Нырнуть с разбега В воды Агидели И поплавать бы. Сидел бы ты, смотря, Как течёт река Дёма. Прищурив глаза, На красоту Агидели Признался бы в любви. Эх, этот город Уфу Хоть бы раз увидеть. Нырнуть с разбега В воды Агидели И поплавать бы. Знакомиться с друзьями Еду я в Уфу. Своим братьям-мусульманам Приветы передам. Эх, этот город Уфу Хоть бы раз увидеть. Нырнуть с разбега В воды Агидели И поплавать бы.